18 гыйнварда “Уфа-Арена” спорт комплексы каршындагы мәйданчыкта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башавтотранс” паркына кергән яңа “НефАЗ” автобусларыннан ачкычлар тапшырды. Алар 75нче шәһәр маршрутына хезмәт күрсәтәчәк.
Радий Хәбиров яңа автобусларны карады. Алар мәгълүмат таблосы, "спутник" навигациясе, тахографлар, USB-портлар, күзәтү камералары белән җиһазландырылган. Шулай ук "НефАЗ"да инвалид коляскалары өчен махсус урыннар да урнаштырылган.
- Бүген "Башавтотранс"ка яңа автобуслар тапшырыла. Аның коллективы халыкны йөртү буенча бик мөһим бурычларны хәл итә, ел саен үз эшен камилләштерә. Сезнең фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru