+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 гыйнвар 2023, 18:53

Тәтербаш белән Мортазада халык ФАПларга бик шат

Башкортстанның Стәрлебаш районы Тәтербаш һәм Мортаза авылларында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

Тәтербаш белән Мортазада халык ФАПларга бик шат
Тәтербаш белән Мортазада халык ФАПларга бик шат

Элек Тәтербаш авылы фельдшер-акушерлык пункты капиталь ремонт ясалмаган авария хәлендәге бинада булган. Шулай ук Мортазадагы фельдшер-акушерлык пункты да авария хәлендә иде. Гомумдәүләт проекты ярдәмендә алар урынында модульле конструкцияләр барлыкка килде.

Ике ФАП та заманча медицина ярдәме күрсәтү стандартлары буенча җиһазландырылган. Аларның һәрберсендә фельдшер кабинеты, карау һәм процедура кабинетлары, пациентлар өчен көтү урыны, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментларны һәм җыештыру инвентарен саклау булдырылган.

- Халык медицина пунктлары ачылуын түземсезлек белән көтте. Хәзер медицина хезмәткәрләре үз пациентларына яңа җиһазлар белән уңайлы шартларда сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә алачак. Аларны тәҗрибәле фельдшерлар кабул итә. Мортаза авылында - 20 елдан артык хезмәт стажы булган Гөлназ Ходайбирдина, Тәтербаш авылында Гөлшат Сәгыйдуллина эшләячәк. Аның эш тәҗрибәсе ун елдан артык, - дип билгеләп үтте Стәрлебаш үзәк дәваханәсе баш табибы Фидаил Хәбибуллин.

Тәтербаш авылы фельдшер-акушерлык пункты 235 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуның 39ы - балалар. Ә Мортазадагы пунктка 199 кеше мөрәҗәгать итә ала, шуларның 33е балалар өчен каралган.

Фото: health.bashkortostan.ru

Тәтербаш белән Мортазада халык ФАПларга бик шат
Тәтербаш белән Мортазада халык ФАПларга бик шат
Тәтербаш белән Мортазада халык ФАПларга бик шат
Тәтербаш белән Мортазада халык ФАПларга бик шат
Тәтербаш белән Мортазада халык ФАПларга бик шат
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: