-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 гыйнвар 2023, 10:21

Халыкны транспорт темасы борчый...

16 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары - "Инцидент менеджмент" һәм "Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез" кире элемтә платформасы халыкның 5 476 хәбәрен теркәгән.

Халыкны транспорт темасы борчый...
Халыкны транспорт темасы борчый...

Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Мәсьәләләрнең күпчелеге юл темасы буенча - 951. Нигездә кешеләр тарафыннан ЦУРда шулай ук торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча - 711 сорау, социаль хезмәт күрсәтү - 698, төзекләндерү - 604 һәм җәмәгать транспорты 587 мөрәҗәгать теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, 2022 ел ахырында республика җитәкчесе сәхифәләрендә бистә-иярченнәрендә җәмәгать транспорты эшенә күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Радий Хәбиров бу мәсьәләне ачыкларга йөкләгән иде.

Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров муниципалитет торак пунктларының Уфа белән транспорт элемтәсе торышы яхшыруы хакында белдерде. Хезмәт күрсәтүдә өзеклекләр пассажирлар ташучылар алмашынуы белән бәйле. Районда - 38 маршрут, шуларның 25ен - “Башавтотранс” компаниясе, тагын 13ен шәхси ташучылар хезмәтләндерә.

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов муниципальара маршрутларда автобуслар арасындагы интервалның 20-30 минутка кадәр кыскаруы турында хәбәр итте.

Радий Хәбиров төбәкнең Транспорт министрлыгына республика буенча пассажирлар йөртү белән бәйле вәзгыятьне анализлауны йөкләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: