Авыл проблемаларын ачыклауга һәм хәл итүгә юнәлтелгән реаль эшләүче программаларның берсе - “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы. Нәкъ менә шул программадан Көнгәк авылы халкы актив файдалана. ППМИ конкурсында җиңгән торак пунктларга республика бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирелә. Финанслау өч чыганактан тәэмин ителергә тиеш: халыктан, юридик берәмлекләрдән (иганәчеләр) һәм урындагы бюджеттан. Проблемаларны билгеләү һәм программаны сайлау буенча җыелышта катнашучылар күбрәк булган саен, конкурста җиңү мөмкинлеге дә зуррак.
2017 елда әлеге программа кысаларында Көнгәк авылында зират коймасы алыштырыла. Ә узган елда авылга кар чистарту һәм чүп чыгару максатыннан яңа трактор да кайтарыла. Шуны өстәп әйтергә кирәк, трактор бюджетының халык тарафыннан җыела торган өлеше авылдашлар һәм авылдан читтә яшәгән якташлар белән берлектә бер тәүлектә җыела. Көнгәк авылы биләмәсенә ике авыл керә: Чишмәлекул һәм Ташлыкул. Шулай итеп, яңа трактор кышын барлыгы 11 километр тәшкил иткән 3 авыл юлларын чистарта.
Агымдагы ел әле башланды гына, ә Көнгәк халкы янә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында инициатива күрсәтә. Биредә яңа тракторга роторлы чапкыч алу өчен авыл тарафыннан инде гаризалар җыелды. Яңа чапкыч Көнгәк һәм аның янәшәсендәге авылларның юлларын чабарга һәм тәртиптә тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: askino.info, автор фотосы, социаль челтәрләрдән