Башкортстан Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова сүзләренчә, әлеге рейтингта республикабыз Русиянең 85 субъекты арасында 25нче урында һәм Идел буе федераль округының 14 субъекты арасында 7нче урында тора.
- 2022 елның тормыш сыйфаты рейтингында шул ук 10 төрле бәяләү сакланган, аларның юнәлешләре үзгәрмәгән. Күрсәткечләр саны 161дән 141гә кадәр кимегән, шуларның 67се - сораштыру нәтиҗәләре. Шул ук вакытта рейтингның 12 интеграль күрсәткече буенча республика позициясе яхшырды, - дип билгеләде Лира Игътисамова.
Чараны тәмамлап, Башкортстан Премьер-министры урынбасары, финанс министры, 2021 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, һәр юнәлеш буенча күрсәткечләргә җентекле анализ ясарга, проблемалы зоналарны билгеләргә һәм аларга йогынты ясый торган сәбәпләрне ачыклауны йөкләде.
Фото: pravitelstvorb.ru