+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 февраль 2023, 19:35

Башкортстанның 5 шәһәрендә бушлай юридик консультация бирү гамәлгә керә

Русия юристлары ассоциясенең Башкортстан бүлеге даими нигездә Күпфункцияле үзәк офисларында бушлай күчмә консультацияләр үткәрә башлады. Беренчесе бүген Туймазы шәһәрендә булды. Хокукый характердагы документларны төзүдә консультация һәм ярдәм сорап республиканың 10 кешесе мөрәҗәгать итте. Иң күп сораулар җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү һәм пенсияләр исәпләү белән бәйле булды.

Башкортстанның 5 шәһәрендә бушлай юридик консультация бирү гамәлгә керә
Башкортстанның 5 шәһәрендә бушлай юридик консультация бирү гамәлгә керә

Башкортстан Республикасының Күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова билгеләп үткәнчә, Русия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге экспертлары 5 шәһәрдә - Уфа, Туймазы, Күмертау, Стәрлетамак һәм Учалыда - ел ахырына кадәр билгеләнгән график буенча юридик консультацияләр үткәрәчәк.

Консультация өчен алдан язылмыйча, теләге булган һәркем мөрәҗәгать итә ала.

Киләсе консультация 8 февральдә Уфа шәһәре, Новомостовая урамы, 8 йортта, 13:00дән 15:00гә кадәр узачак.

Фото: Республиканың Күпфункцияле үзәге матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: