Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге юллар темасы буенча - 571 хәбәр җибәрелгән. Арытаба ЦУРда торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча - 531, төзекләндерү буенча - 444, сәламәтлек саклау буенча - 389, социаль хезмәт күрсәтү буенча 357 сорау теркәлгән.
Башкортстан ЦУРы аналитикасы нигезендә Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына торак пунктлардан кар чыгаруга аерым игътибар бирүне йөкләде.
Фото: glavarb.ru