+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
13 февраль 2023, 15:29

ППМИга акчаны Хөкүмәт күбрәк бүләчәк!

Башкортстанда урындагы башлангычлар проектларына ярдәм итүгә субсидияләр күләме арттырылды. Хәзер “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ-2023) программасы кысаларында бер проектка ярдәм итүгә республика казнасыннан 200 мең сумга күбрәк акча җибәреләчәк: төбәк ярдәме күләме 1 миллионнан 1,2 миллион сумга кадәр арттырылган.

ППМИга акчаны Хөкүмәт күбрәк бүләчәк!ППМИга акчаны Хөкүмәт күбрәк бүләчәк!
ППМИга акчаны Хөкүмәт күбрәк бүләчәк!

Төп үзгәрешләргә, шулай ук, түбәндәгеләр керә: конкурска шәһәр округлары өчен билгеләнгән шартларда хәзер авыл һәм шәһәр биләмәләре катнаша алуы.

Шулай ук халык тарафыннан җыела торган акча күләме дә киметелде. Шул ук вакытта, проектка, финанслашу дәрәҗәсенә карап, халык, оешмалар һәм башка бюджеттан тыш чыганаклар тарафыннан өстәмә балл бирелә, бу конкурста җиңүгә өмет арттыра.

Әлеге программаның төп бурычы - халыкны урындагы үзидарә процессларына җәлеп итү, инициативалы бюджетлаштыру механизмнарын үстерү.

Конкурсның төп этаплары:
- 2023 елның 20 февраленнән 21 мартына кадәр конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар кабул итү һәм теркәү;
– конкурс сайлап алуында, проектларны гамәлгә ашыруда катнашучыларга 7 февральдән 21 мартка кадәр методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү;
- конкурс комиссиясе тарафыннан гаризаларны бәяләү, 22 марттан 23 апрельгә кадәр рейтинглар формалаштыру;
- конкурс сайлап алуына йомгак ясау, протокол формалаштыру - 24-28 апрель;
– 1 майдан 16 июньгә кадәр җиңүчеләргә субсидия бүлү турында Башкортстан Хөкүмәте боерыгын әзерләү һәм кабул итү;
– 16 июньгә кадәр конкурс сайлап алуын узган муниципаль берәмлек белән субсидия бирү турында килешүләр төзү.

Фото: nocrb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас