+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 февраль 2023, 15:36

Башкортстанда зур газүткәргеч челтәрен төзү дәвам итә

Башкортстанда 25 мең йортны газлаштыру программасын гамәлгә ашыру 20 миллиард сумга төшәчәк. Бу хакта БСТ телеканалындагы брифингта сүз барды.

Башкортстанда зур газүткәргеч челтәрен төзү дәвам итәБашкортстанда зур газүткәргеч челтәрен төзү дәвам итә
Башкортстанда зур газүткәргеч челтәрен төзү дәвам итә

2021-25 елларга исәпләнгән газлаштыру һәм газ белән тәэмин итү программасы буенча Башкортстанда эшләр дәвам итә. Эш ике юнәлеш буенча алып барыла: торак пунктларны газлаштыру (аларда зәңгәр ягулык бөтенләй булмаган) һәм инде газ торбалары үткәрелгән 1428 торак пунктның йортларын догазификацияләү.

2025 елга кадәр 164 торак пунктны газлаштыру программасы кысаларында 25 мең йортны һәм 277 казанлыкны газга тоташтыру планлаштырыла. Бу максатлар өчен озынлыгы 939 километр булган 71 поселокара газүткәргеч һәм озынлыгы 952 километр булган 164 поселок эчендәге газүткәргеч төзелә.

Эшләрнең бәясе 20 миллиард сум тәшкил итәчәк. Ә газлаштыру программасы 14 миллиард сумга төшәчәк. Ул гомум озынлыгы 2704 километр булган 1280 газ белән тәэмин итү объектын төзүне үз эченә ала.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас