

Башкортстанның Күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова сүзләренчә, догазификациягә гариза бирү өчен гариза үзе, паспорт күчермәсе, ИНН, СНИЛС, җиргә һәм торак йортка милек хокукын раслаучы документлар, ситуацион план кирәк. Әгәр гариза торак милекчесе тарафыннан бирелмәсә, ул вакытта аның сертификат алуга язма ризалыгы кирәк булачак.
Гаризаны теләсә кайсы Күпфункцияле үзәк цофисында бирергә мөмкин, дип аныклады ведомство вәкиле. Ә алдан язылу буенча документларны чиратсыз рәсмиләштерергә мөмкин.
Фото: bashinform.ru