+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 февраль 2023, 15:20

Газлаштыруга кемнәр хокуклы?

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы вәкилләре догазификациягә кемнәр сертификат алуга хокуклы булуы хакында сөйләде.

Газлаштыруга кемнәр хокуклы?Газлаштыруга кемнәр хокуклы?
Газлаштыруга кемнәр хокуклы?

Башкортстаның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова сүзләренчә, 100 мең сумлык номиналлы сертификатны Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, махсус операцияләрдә катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзалары, яшәү минимумыннан түбән булган аз керемле гаиләләр алырга хокуклы. Бу хакта БСТ телеканалындагы брифингта сүз барды.

- Хокуклы категорияләр Башкортстан Хөкүмәте карары белән билгеләнгән. Бу - норматив-хокукый акт, аңа Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча күптән түгел СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре категориясе дә кертелде, - дип өстәде Ольга Кабанова.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас