

Русия Хөкүмәте «Гаилә ипотекасы», «Ташламалы ипотека», «IT-ипотека» программалары буенча ташламалы кредитлар алу шартларын йомшартты.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда барлык ташламалы дәүләт программалары эшләвен дәвам итә. Һәм Башкортстанда яшәүчеләргә федераль ипотека программаларының барлык төрләре дә диярлек ачык.
Республикада бирелгән барлык ипотека кредитларының өчтән бер өлеше – дәүләт ярдәме белән. Русия Банкының Башкортстан буенча Милли банкы бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, 2022 елда төбәктә 52,6 мең ипотека торак кредиты бирелгән. Гомум суммасы -146,3 млрд.сум.