+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
20 март 2023, 14:51

"Инцидент-менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан

13 марттан 19 мартка кадәр Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең "Инцидент-менеджмент" мәгълүмати системасы һәм "Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез" кире элемтә платформасы халыкның 4 846 хәбәрен теркәгән.

"Инцидент-менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан"Инцидент-менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан
"Инцидент-менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан

Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге юллар темасы буенча - 1184 хәбәр җибәрелгән. Арытаба ЦУРда төзекләндерү буенча - 789, торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча - 655, сәламәтлек саклау буенча - 392, җәмәгать транспорты темасы буенча 533 сорау теркәлгән.

Юл темасы буенча территорияләрне кардан чистарту буенча мөрәҗәгатьләр кимегән. Республика халкы хәзер, нигездә, чокырларны ремонтлау һәм юллар салу кирәклеге турында яза.

Башкортстан ЦУРы аналитикасы нигезендә Радий Хәбиров профильле ведомстволарга һәм хезмәтләргә юллардагы чокырларны ремонтлауга зур игътибар бирүне йөкләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас