+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 апрель 2023, 13:03

Шәхси балалар бакчаларына грантлар хәзер ничек бирелә?

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә шәхси балалар бакчаларына 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру өчен грантлар бирү тәртибен актуальләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Шәхси балалар бакчаларына грантлар хәзер ничек бирелә?Шәхси балалар бакчаларына грантлар хәзер ничек бирелә?
Шәхси балалар бакчаларына грантлар хәзер ничек бирелә?

- Соңгы 2 елда республикада “Демография” гомумдәүләт проектының “Мәшгульлеккә ярдәм” төбәк проекты кысаларында хосусый балалар бакчаларында өстәмә рәвештә 1000 урын булдырылды. Бу максатларга 123 миллион сумнан артык акча бүленде, шуның 121 миллион сумы - федераль акчалар, - дип сөйләде Андрей Назаров. - Алар урыннарны укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итүгә, шулай ук белгечләрнең һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән.

Грантлар бирү тәртибе турында Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда «Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» төбәк проекты кысаларында хосусый балалар бакчаларында 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге проект кысаларында грантлар бирү каралган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас