+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
24 апрель 2023, 18:09

Беларуська кунакка киттеләр

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Уфа" халыкара аэропортында булды һәм "Башкортстанда-Белоруссиядә озын гомерлелек" программасы кысаларында Минскига авиарейс белән киткән республикадан беренче туристлар белән аралашты. Бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә яза.

Беларуська кунакка киттеләрБеларуська кунакка киттеләр
Беларуська кунакка киттеләр

Пенсионерлар һәм хезмәт ветераннары Радий Хәбировка һәм республика җитәкчелегенә "Башкортстанда-Белоруссиядә озын гомерлелек. Туризм" программасын тормышка ашырылган өчен рәхмәт белдерде. Алар билгеләп үткәнчә, кече Ватанның, башка төбәкләрнең һәм илләрнең туристик истәлекле урыннарын өйрәнү бик кызыклы. Проект кысаларында Белоруссиягә 2023 елда 1,3 меңнән артык кеше барачак.

"Бу - безнең яңа проектта катнашучыларның беренче төркеме. Бүген Уфа шәһәре, шулай ук Уфа, Әбҗәлил, Баймак, Бөре, Дүртөйле һәм Кыйгы районнарыннан 46 кеше бер атнага Минскига китте.

Быел без өлкән буын кешеләре өчен "Башкортстанда озын гомерлелек" программасын киңәйттек. 1,5-2 мең пенсионерыбыз, ветераннар Беларусьның истәлекле урыннарын карый алачак, дип планлаштырабыз", - дип яза Радий Хәбиров.

Тулырак түбәндәге видеода карагыз:

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас