+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
12 Май 2023, 14:10

Башкортстан - лидерлар исәбендә

12 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Милли социаль башлангычны гамәлгә ашыру һәм Русия төбәкләрендә тормыш сыйфатын яхшырту буенча советлар төзү мәсьәләләре буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы киңәшмәсендә катнашты. Исегезгә төшерәбез, республикада мондый институт Башкортстан Башлыгы каршында 2023 елның апрелендә төзелде.

Башкортстан - лидерлар исәбендәБашкортстан - лидерлар исәбендә
Башкортстан - лидерлар исәбендә

АСИ генеральный директоры Светлана Чупшева хәбәр иткәнчә, төбәк советлары әлегә җиде төбәктә генә формалаштырылган. Шул ук вакытта социаль стандарт элементларын Русия Федерациясенең 40 субъекты кертә. Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры бу эшне оештыруда республиканың әйдәп баручы позицияләрен билгеләп үтте.

- Башкортстан - социаль башлангыч функционалын гамәлгә ашыру, Төбәк социаль стандартын кертү буенча лидерлар исәбендә. Республика шулай ук төбәк сервис вәкаләтле вәкилләре институтын оештырган пилот төбәкләрнең берсенә әверелде, - дип ассызыклады Светлана Чупшева.

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында тормыш сыйфатын күтәрүнең федераль механизмнарын гамәлгә кертү һәм якын киләчәккә куелган бурычлар турында сөйләде.

- Башкортстан АСИ проектларында беренче ел гына актив катнашмый. Милли социаль башлангычны сынауга без 2020 елда ук биш пилот төбәк арасында керештек, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров. - Аерым алганда, сәламәтлек саклау, социаль яклау, хезмәт базары һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм өлкәләрендә тормыш ситуациясе буенча биш яңа модель уңышлы кертелде. Нәтиҗәдә бу өлкәләрдәге эшләрнең торышы сизелерлек яхшырды. Һәм иң мөһиме - безнең халык бу үзгәрешләрне бәяләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас