+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
23 Май 2023, 15:53

Эзләү-коткару күнекмәләре буенча курслар старт алды

Төбәктә «Помощь рядом 2.0» проектын укытуның дүртенче агымы башланды.

Эзләү-коткару күнекмәләре буенча курслар старт алдыЭзләү-коткару күнекмәләре буенча курслар старт алды
Эзләү-коткару күнекмәләре буенча курслар старт алды

Алты елдан артык актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручысы, "Башкортстанның югалган кешеләрен эзләү үзәге" директоры һәм "БашРегионСпас" ирекле эзләү-коткару отряды җитәкчесе Олеся Пышкина сүзләренчә, «Помощь рядом 2.0» проекты эзләү-коткару эшчәнлегендә тәҗрибәсе булмаган волонтерларны белгеч дәрәҗәсенә кадәр өч баскычлы әзерләүдән гыйбарәт. Мәгълүмат-танышуның беренче баскычы - социаль челтәрләрдә эшләү һәм танышу очрашулары. Икенче, төп баскыч - 12 тематик интерактив дәресләр белән өйрәтү курсы.

- 1,5 ел дәвамында без ярдәм алмаган проектлар яздык, финанслау эзләдек. Әмма безнең үҗәтлек һәм җиңү теләге өстенлек алды һәм уңай нәтиҗәгә китерде. Башта без Уфа шәһәре хакимияте башлыгы грантлары конкурсында җиңүчеләр булдык, аның артыннан Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсында, шуннан соң Президент грантлары фондында җиңүчеләр булдык. Бу - безнең зур шатлыгыбыз, яраткан эшебезгә бөтен җаныбызны салабыз, - ди Олеся Пышкина.

Бүгенге көндә проект командасында 6 кеше, укытуның 3 агымында 60тан артык кеше күнекмәләр алган. Курстан соң алар "БашРегионСпас" отрядына, яки башка отрядка килергә, я ирекле булып калырга һәм мөмкин булган саен эзләү-коткару эшләренә чыгарга мөмкин. Төп төркем – 18-35 яшьлек гражданнар, Уфа шәһәре һәм Уфа районы халкы. Әмма укырга Башкортстанның башка муниципаль берәмлекләреннән генә түгел, ә башка төбәкләрдән дә кешеләр килә ала.

Укуның күпчелек өлеше онлайн-форматта уза. Эзләү-коткару юнәлешендә ирекле булыр өчен түбәндәге сылтама буенча онлайн-анкета тутырырга кирәк:

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас