+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 июнь 2023, 16:10

Уфадагы хосписны ачуда форум кунаклары да катнашты

Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Уфа хосписын ачуда катнаштылар.

Уфадагы хосписны ачуда форум кунаклары да катнаштыУфадагы хосписны ачуда форум кунаклары да катнашты
Уфадагы хосписны ачуда форум кунаклары да катнашты

Валентина Матвиенко һәм Радий Хәбиров яңа объект биналарын карап чыктылар һәм Уфа хосписы эшенә старт бирделәр. Федерация Советы Рәисе хоспис төзелешен хуплаучыларга, проектлаучыларга, анда эшләүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук республика җитәкчелегенең бу юнәлештәге эшчәнлегенә югары бәя бирде.

- Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка әлеге учреждениене булдыру инициативасы өчен рәхмәт белдерәм. Бина мохтаҗларга паллиатив ярдәм күрсәткән, әмма үз йорты булмаганнар өчен махсус төзелгән. Ул авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итү бурычын үтәячәк. Хоспис хәйрия акчаларына, иганәләр исәбенә төзелгән. Бу - шулай ук кешеләрне берләштерү өчен мөһим миссия. Монда эшләячәк табибларга, руханиларга һәм социаль хезмәткәрләргә алдан ук аерым рәхмәт. Алар бинаны күңел җылылыгы һәм уңайлылык белән тутырачак, мохтаҗларга ярдәм итәчәк, – диде Валентина Матвиенко.

Башкортстан Башлыгы хоспис проектын хуплаган, ярдәм иткән барлык меценатларга рәхмәт белдерде.

- Бу мөһим объект халык ярдәме белән барлыкка килде. Аның төзелешенә үз өлешен керткән предприятие җитәкчеләренә рәхмәт. «Башкортстан сода компаниясе» предприятиесенә - аерым рәхмәт. Иң мөһиме - без хосписны мөбарәк көнне ачабыз. Бүген бөек бәйрәм - Корбан бәйрәме. Биредә көлү тавышлары яңгырар дип ышанам, хәтта иң авыр хәлдә дә монда өмет туар һәм, бәлки, Аллаһ сакласын, кешеләр азрак авырыр, - диде Радий Хәбиров.

Валентина Матвиенко һәм Радий Хәбиров катнашлыгында хосписны ачуның символик тасмасын республика Башлыгының хатыны, "Хатын-кыз бәхете территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова кисте.

Медицина учреждениесе беренче пациентларны агымдагы елның июлендә кабул итәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас