+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 июль 2023, 04:50

Ятимнәрне кем тәрбияләргә тиеш?

Ятимнәрне үзләренең әби-бабаларына тәрбиягә бирмәскә булышалармы? Яңа закон шушындый уйларга этәрә.

Ятимнәрне кем тәрбияләргә тиеш?Ятимнәрне кем тәрбияләргә тиеш?
Ятимнәрне кем тәрбияләргә тиеш?
Ятим калган оныкларын тәрбиягә алу өчен әби-бабайларны уку үтәргә мәҗбүр итәргә телиләр.

Бу нормалар «Русия Федерациясенең балалар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 232772-8нче Федераль закон проектында алга сөрелә. "Әбиләр һәм бабайлар" законы инде беренче укуда кабул ителгән.

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга кан кардәшләрендә калу яхшырак булса да, чынлыкта картларга башта үзләренең финанс хәллелеген, торак проблемалары булмавын исбатларга, оныкларын тәрбияләү мөмкинлеге алу өчен тәрбиягә алган ата-аналар мәктәбен (ШПР) чит кандидатлар белән беррәттән үтәргә тәкъдим итәләр.

Бу кадәресен алар булдыра алмаска да мөмкин. Әби-бабайларны тәрбиягә укыту дигәнне ничек аңларга була? Аларның тәрбиясендә кем шикләнә? Күптән түгел Екатеринбургта профессиональ опекун тәрбиягә алынган 6 яшьлек малай югалуы турында игълан итте. Өч көннән баланың мәетен гаражда капчыкта таптылар. Аның инде өч ай үле булуы ачыкланган. Шушындый кешеләргә балаларны ышанып тапшырыргамы?

Активистлар закон проектын кабул итүне кичектерергә таләп итеп петицияләр яза, әмма әлегә хәлгә ниндидер йогынты ясау өчен реаль мөмкинлек юк. Унбиш көн дәвамында фикер алышу дәвам итәчәк һәм төзәтмәләр кертеләчәк, шуннан соң ул икенче укуга китәчәк. Бу законга карата сезнең фикерегез ничек?

Фото: GLOBAL LOOK PRESS


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас