

Көн тәртибендә - өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү мәсьәләләре. Бу елның июль башына аларның төбәктәге гомум саны - 2,2 мең кеше. Республика төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов хәбәр иткәнчә, ел башыннан "озын төзелешләр" бердәм реестрыннан 11 объект чыгарылган инде. Исемлектә тагын 31 проблемалы йорт кала.
Өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү берничә юнәлеш буенча алып барыла. Шулай итеп, 12 объектны республика акчалары хисабына төзеп бетерәләр. Аларда 1,3 мең кеше торак алачак. Аерым алганда, Уфадагы "Госстрой" компаниясе һәм "Цветы Башкирии" торак комплексы йортлары турында сүз бара. «Башинвестдом» компаниясеннән һәм Уфа районының «Миловка паркы» торак комплексындагы 11 йорттан торак сатып алган өлешчеләр федераль территорияләрне үстерү фондыннан акчалата компенсация алачак.
Моннан тыш, федераль акчалар хисабына Башкортстан өлешчеләре хокукларын яклау фонды Уфа районының Миловка авылында ике «КилСтройИнвест» компаниясе йорты һәм Уфада бер «Квартал» СК йорты төзелешен тәмамлый.
- Без бурычларыбызны, һичшиксез, үтәрбез. Объектлар төзү һәм аларны файдалануга тапшыру графикларын төгәл үтәү өчен барлык кызыксынучы якларның актив позициясен саклап калу мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru