+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
26 июль 2023, 08:45

Укыгыз! Яңа һөнәр үзләштерегез!

2023 ел башыннан «Демография» гомумдәүләт проекты буенча түләүсез укытуга 3,2 мең килешү төзелде. 3,4 меңнән артык гариза хупланган инде.

Укыгыз! Яңа һөнәр үзләштерегез!Укыгыз! Яңа һөнәр үзләштерегез!
Укыгыз! Яңа һөнәр үзләштерегез!
129 яңадан укыту программасы республика халкына ачык, алар ярдәмендә һөнәри белем алырга, яки үз белгечлегең буенча квалификация күтәрергә мөмкин. Һәм бу программалар урындагы хезмәт базары таләпләрен исәпкә алып төзелгән.

Яңа һөнәрне гомумдәүләт проекты ярдәмендә 1,5 мең кеше үзләштергән. Иң кирәклеләре - психолог-консультант, маркетплейслар белән эшләү буенча менеджер, график-дизайнер, программа тәэминатын сынаучы, бухгалтер, мәгълүмат аналитигы, smm-белгеч.

Бу - эш эзләүдән һәм чиксез тест биремнәрен үтәүдән арыган кешеләр өчен мөмкинлек. Моның өчен:
1 → "Русия эше" сайтына керегез һәм "Мәгариф программалары исемлеге" бүлеген сайлагыз: https://vk.cc/cpGqUU;

2 → Сезне кызыксындырган программага заявка бирегез;

3 → мәшгульлек үзәгендә һөнәри юнәлеш алыгыз һәм кирәкле документлар тапшырыгыз;

4 → карар көтегез, аны 7 эш көне эчендә кабул итәчәкләр.

Заявканың статусын шәхси кабинетта «Минем укуым» бүлегендә күзәтеп була.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас