Башкортстан социаль предприятиеләр саны буенча алдынгы позицияләрне биләүне дәвам итә. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында социаль эшкуарлыкны алга таба үстерү өчен төбәктә финанс, финанс булмаган ярдәм чаралары, шулай ук мөлкәти характердагы чаралар каралган, – диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Былтыр 147 социаль предприятие гомумдәүләт проекты кысаларында 71,4 млн сумлык грантлар алды. Ярдәм алучыларның күпчелеге мәгариф өлкәсендә мәшгуль. Акчаны биналарны арендалауга һәм ремонтлауга, оргтехника һәм җиһазлар сатып алуга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һ. б. тотынырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, быел дәүләт грант ярдәме сакланып калды. Конкурска заявкалар кабул итүнең башлануы турында мәгълүмат Эшкуарлык һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Социаль эшкуарлар реестрына керү һәм дәүләт ярдәме чараларына дәгъва кылу өчен Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 95нче йорт, 342 каб. адресы буенча Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына заявка бирергә кирәк. Эш көннәрендә - 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, телефон: 8 (347) 218-08-26. Социаль эшкуарларга ярдәм чаралары турында мәгълүматны «Минем бизнес» үзәге офисларында, яки «кайнар элемтә» телефоны аша алырга мөмкин: +7 (347) 224-99-99.