+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 август 2023, 17:58

Экология министрлыгы Иглин районында чүп чыгару белән бәйле хәлгә аңлатма бирде

Соңгы вакытта каты коммуналь калдыкларны үтилләштерү белән бәйле хәлне күзәтүче ведомствога район халкының чүп-чарны чыгаруны тоткарлауга бәйле күп кенә шикаятьләре килә.

Экология министрлыгы Иглин районында чүп чыгару белән бәйле хәлгә аңлатма бирдеЭкология министрлыгы Иглин районында чүп чыгару белән бәйле хәлгә аңлатма бирде
Экология министрлыгы Иглин районында чүп чыгару белән бәйле хәлгә аңлатма бирде

Иглин районында чүп чыгару белән "Спецавтохозяйство по уборке города" предприятиесенең "ЭкоТранс" подрядчигы шөгыльләнә. Оешма үз йөкләмәләрен үтәмәгәнлектән, яллаучы контрактны өзәргә һәм башка подрядчы табарга ниятли. Хәзер конкурсны уздыру өчен документлар пакеты әзерләнә. Ә әлегә калдыкларны чыгару өчен предприятие тарафыннан 5 машина җибәрелгән һәм өстәмә техника арендалана.

- Төбәк операторы тарафыннан барлык хокук бозулар документаль рәвештә теркәлгән булырга тиеш. Тиешенчә булмаган хезмәт күрсәткән очракта, халык түләүне яңадан исәпләүне таләп итәргә хокуклы, - дип искәртелде Экология министрлыгында.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас