-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 август 2023, 13:00

Пенсия кемнәргә артачак?

1 августтан Русия Социаль фонды 2022 елда эшләгән пенсионерларның страховка пенсияләрен гаризасыз яңадан исәпләячәк.

Пенсия кемнәргә артачак?
Пенсия кемнәргә артачак?
Бу узган елда эш бирүчеләр страховка взнослары түләгән картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

Август перерасчеты пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия шулкадәр күбрәк артачак.

Яңа күләмдә пенсияне республиканың 219 мең пенсионеры алачак.

Августта яңадан исәпләү, еллык планлы пенсияләрне арттыру кебек үк, автомат рәвештә бара, шуңа күрә пенсионерларга яңа күләмдә түләүләр алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Акча августта стандарт график буенча барлык эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга күчереләчәк. Моның өчен Социаль фонд бүлеге белгечләре пенсия түләүләре күләмен төзәтү буенча кирәкле чараларны июльдә үк үткәрде.

Фото: 9111.ru

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас