+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 август 2023, 08:46

"Дуслык" - балалар өчен иң яхшы шифаханә!

Уфада “Сәламәт киләчәк” федераль партия проекты координаторы, Русия Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Римма Үтәшева "Дуслык" шифаханәсе коллективы белән очрашты. Көн тәртибендә - үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен шифаханәдә сәламәтләндерү туклануы системасы эшенә, дәвалау базасы эшенә, балаларның ял шартларына мониторинг ясау.

Римма Үтәшеванең телеграм-каналыннанРимма Үтәшеванең телеграм-каналыннан
Фото:Римма Үтәшеванең телеграм-каналыннан

Чара хакында Римма Үтәшева социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә. Русия Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы сүзләренчә, быел "Здравница-2023" Бөтенрусия форумында "Дуслык" шифаханәсе "Иң яхшы балалар шифаханәсе" номинациясендә җиңүче дип танылган.

Римма Үтәшева шифаханә хезмәткәрләре һәм кунаклары белән аралашты. Аның хәбәренчә, җәйге чорда "Дуслык" шифаханәсенең барлык юлламалары сатылган икән. Санаторий инклюзив балалар ялын да актив үстерә.

"Фенилкетонурия һәм башка сирәк авырулар булган кешеләргә ярдәм итүче "Фенилкетонурия Башкортостан" төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән махсуслаштырылган түбән аксымлы меню оештырылды. Бу меню бары тик яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән, аз аксымлы ризыкларыннан тора. Пешекчеләр һәм диетологлар бу эшне бик яхшы башкарды: ризык тәмле булды һәм балалар канәгать калды" - дип яза Римма Үтәшева.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас