

Спикерлар булып Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская, төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итүне оештыру бүлеге мөдире Резида Макулова һәм шифаханә-курорт дәвалавы буенча штаттан тыш баш белгече Артур Галиуллин чыгыш ясаячак.
Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Шифаханәгә бушлай юлламадан махсус операция зонасында булган ирекле хезмәткәрләр, мобилизацияләнгәннәр, контрактчылар, полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре файдалана алачак. Дәвалану вакыты - 14 көн. Программада республиканың 13 шифаханәсе катнаша.
Сорауларга җавапларны шулай ук Башкорстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләреннән түбәндәге телефон буенча алырга мөмкин: 8 (347) 218-02-11.