

Тулаем алганда, быелның гыйнвар-май айларында төбәктә уртача хезмәт хакы 52 768 сум тәшкил итте. Бу үткән елның шул ук чорындагыга караганда 18,8 һәм 16,4 процентка күбрәк.
Шул ук вакытта агымдагы елның гыйнвар-май айларында исәпләнгән реаль хезмәт хакы, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, Башкортстанда 12,1 процентка арткан.
Бер чорда эшләүчеләрнең уртача айлык номиналь исәпләнгән хезмәт хакы эшчеләрнең уртача исемлектәге хезмәт хакы фондыннан чыгып билгеләнә. Исәпләнгән хезмәт хакы салымнар һәм хезмәткәрдән тотылган акчаны үз эченә ала. Дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган бюджеттан тыш фондлардан эшләүчеләргә бирелә торган социаль пособиеләр хезмәт хакы фондына һәм уртача айлык хезмәт хакына кертелми.
Реаль хезмәт хакы индексы, куллану товарларына һәм хезмәтләренә бәяләр үзгәрү сәбәпле, хезмәт хакының сатып алу сәләте үзгәрүен характеристикалау өчен исәпләнә. Номиналь хезмәт хакы индексы куллану бәяләре индексына бүлеп исәпләнә.
Фото: башинформ