+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 август 2023, 06:33

Башкортстанда пенсионерларга акчалата сертификатлар бирелә

Аны ничек алырга?

Башкортстанда пенсионерлар өчен күңелле яңалык билгеле булды. Безнең республикада пенсионерлар өлкән буын гражданнары чараларында катнашу өчен сертификатлар алырга мөмкин.

Сертификатның номиналы ике мең сум тәшкил итә. Акчаны физкультура-сәламәтләндерү һәм ял итү чараларына сарыф итәргә мөмкин. Сертификатлар республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында бирелә.

Сертификатлар бирү турында тулырак мәгълүматны республика Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында ачыкларга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://i-gazeta.com/news/novosti/2023-08-10/v-bashkirii-pensioneram-vydayut-denezhnye-sertifikaty-3381141

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас