+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 август 2023, 04:40

Үзенә чакырып тора

Илеш районының Югары Яркәй авылында ишегалларын комплекслы төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарылды.

Үзенә чакырып тораҮзенә чакырып тора
Үзенә чакырып тора

“Башкортстан ихаталары” программасы 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән старт алды һәм шунда ук үзенең нәтиҗәлелеген һәм программада билгеләнгән эшләргә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте. Программа хәвефсез резина белән кап­ланган балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүне, эскәмияләр һәм урналар урнаштыруны, мәйданчыкларның коймаларын монтажлауны, яшелләндерүне, яктыртуны, асфальтлауны, парковкалар төзүне, тротуарларны ремонтлауны, башка эш төрләрен күздә тота. Әлеге программа буенча 2019 елдан 1120 ишегалды төзекләндерелгән, моңа республика 5 миллиард сумнан артык акча бүлгән.

Илеш районының Югары Яркәй авылында ихаталарны комплекслы төзекләндерү республика программасы кысаларында Ходайбирдин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ишегалды территорияләрен төзекләндерү бара, ул дистәләгән күпфатирлы йортларны берләштерә. Территория 2 этапта төзекләндерелә. Бүгенге көнгә биредә асфальтлау эшләре тәмам­ланган (юллар, парковкалар, тротуарлар), 24 яктырту баганасы урнаштырыл­ган, парковка урыннары булдырылган, билгеләр куел­ган, асфальт нигезле һәм хәвефсез резина япмалы балалар мәйданчыгы, коймалы универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Шулай ук ишегалды периметры буенча урналар һәм эскәмияләр урнаштырылган. Кайбер йортларның фасадлары тематик рәсемнәр белән бизәлгән, яшелләндерү эшләре дәвам итә. Чыгымнарның гомум суммасы 20,3 миллион сум тәшкил итә. Эшләрнең тәмамлану вакыты август ахыры, дип фаразлана.
Агымдагы елда “Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың 30 муниципаль берәмлегендә, шул исәптән 21 шәһәрдә һәм 9 районда, 206 ишегалды территориясе төзекләндерелә. Шуларның 57се – Уфада. Быелгы программаның гомум бюджеты 1 миллиард 272 миллион сум тәшкил итә, бу былтыргыдан 17 процентка күбрәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шушы көннәрдә үзенең “ВКонтакте”едагы битендә болай дип язды: “Башкортстан ихаталары” – безнең иң яхшы һәм иң кирәкле республика программасы. Киләсе елга финанслау күләмен арттырырга тырышачакбыз. Әлегә кадәр без Уфага зур игътибар бирдек – башкаланы юбилейга әзерлибез. Хәзер башка шәһәрләрдә һәм районнарда да күбрәк төзекләндерергә тырышачакбыз”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас