+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
15 август 2023, 10:14

Туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерергә кирәк!

Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин туризм һәм кунакчыллык индустриясе үсеше турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмә бирде. Нинди йөкләмәләр ул?

Русия Хөкүмәте матбугат хезмәтенең социаль челтәрләрдәге битеннән, vk.com/gov Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил МишустинРусия Хөкүмәте матбугат хезмәтенең социаль челтәрләрдәге битеннән, vk.com/gov Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин
Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил МишустинФото:Русия Хөкүмәте матбугат хезмәтенең социаль челтәрләрдәге битеннән, vk.com/gov
  • 26 сентябрьгә кадәр Транспорт, Икътисади үсеш министрлыклары һәм "Автодор" дәүләт корпорациясенә, Башкортстанның бу өлкәдә тәкъдимнәрен һәм гамәли тәҗрибәсен исәпкә алып, дәүләт-шәхси партнерлык механизмы ярдәмендә сервисның күпфункцияле зоналарын булдыру турында тәкъдимнәр бирергә тиеш. Михаил Мишустин киңәшмә алдыннан эчке туризмны үстерү проектлары презентациясендә Башкортстанның юл яны сервисы концепциясе белән танышты.
  • Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисади үсеш министрлыкларына туризм өлкәсе оешмалары өчен кирәкле төрле җайланмаларга һәм җиһазларга ихтыяҗны анализлау һәм тәкъдимнәр тапшыру йөкләнгән. Алар, шулай ук, үзебезнең аттракцион техниканы җитештерүне үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.
  • Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисади үсеш министрлыклары, Финанс министрлыгы, "Ростехнадзор" кызыксынган оешмалар белән канат-транспорт системалары җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары буенча тәкъдимнәр кертәчәк.
  • Мәгариф, Мәгариф һәм фән, Икътисади үсеш министрлыкларына төбәкләр белән берлектә «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында мәгариф кластерлары базасында туризм өлкәсендә урта һөнәри һәм югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсен эшләү йөкләтелде.

 

Автор:Денис Таваев
Читайте нас