+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 август 2023, 10:10

Балалар пособиеләрен түләү буенча үзгәрешләр гамәлгә керә

Аларның күләме артамы?

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм парламентка балалар пособиеләре түләүгә кагылышлы йөкләмәләр бирде.

Мәсәлән, бала тудыру һәм тәрбияләү буенча айлык пособие күләме, гаилә керемнәре артса да, билгеләнгән вакытның ахырына кадәр сакланачак.
Моннан тыш, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларның һәм I төркем инвалидларның ата-аналары һәм опекуннары, өлешчә мәшгульлек белән эшкә чыккан очракта, айлык пособиегә хокукларын саклап калачак.

Шулай ук әниләр ел ярымга кадәр һәм декрет ялыннан чыккач, баланы карау буенча айлык пособие ала алачак.

Президентның бу йөкләмәләре 1 октябрьгә кадәр үтәлергә тиеш.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас