

Юл йөрү өчен ташлама алуның төп шарты - смартфон белән түләү. Моның өчен Mir Pay, Samsung Pay сервисларына контактсыз түләү (NFC) функциясе белән Android смартфонында "Мир" картасын өстәргә кирәк. Ташлама контактсыз түләү өчен терминаллар белән җиһазландырылган автобусларда, троллейбусларда һәм трамвайларда йөрүгә кагыла, хәзер алар Башкортстанда 5,5 меңнән артык.
8 сумлык ташламага «Алга» картасы буенча махсус тариф белән кушылып була (карта виртуаль һәм «Мир» картасына бәйле булырга тиеш). Сүз уңаеннан, Башкортстан социаль карталары регистрында билгеләп үтүләренчә, 1 сентябрьдән виртуаль картаны хәзерге 90 сум урынына нибары 1 сумга сатып алырга мөмкин.
Акциядә барлык Мир карталары катнаша, шул исәптән пластик йөртүчесез банк кушымтасында онлайн чыгарылган, яки башка төбәкләрдә бирелгән карталар да. Арзан бәядән йөрү өчен төп шарт – телефон белән түләү. «Мир» пластик карталары буенча ташлама бирелми.
Фото: bashinform.ru