+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
7 сентябрь 2023, 09:30

Ятим балаларга кесә акчасы биреләчәк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган Хөкүмәт утырышында ятим балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләргә шәхси ихтыяҗлары өчен ай саен түләүләр мәсьәләсен карадылар.

Ятим балаларга кесә акчасы биреләчәкЯтим балаларга кесә акчасы биреләчәк
Ятим балаларга кесә акчасы биреләчәк
Министрлар кабинеты башлыгы искәрткәнчә, федераль законнарда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча берничә гарантия каралган: бу белем алу, медицина белән тәэмин итү һәм савыктыру, милек һәм торак, социаль яклау һәм башкалар хокукы.

- Исемлек әһәмиятле, әмма шул ук вакытта закон ил субъектларына ятимнәргә ярдәм итүнең өстәмә төрләрен билгеләү хокукы бирә, – дип дәвам итте Андрей Назаров. - Без үзебезнең Башкортстанда нәкъ шундый өстәмә чара эшләдек. Моннан тыш, бу проект Стратегик башлангычлар агентлыгы үткәргән «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумының төбәк этабында җиңүче булды. «Социаль башлангыч» номинациясендә 1нче дәрәҗә Дипломга ятим балалар өчен учреждениеләр тәрбияләнүчеләренә кесә акчасы бирү практикасын кертү идеясе лаек булды. Закон проектына ярашлы, кесә чыгымнарына акчаны ай саен бирү планлаштырыла. Бу максатларга 2,5 млн сум кирәк булачак, ул чыгымнарның башка статьяларыннан алыначак.

Яңа проект турында тулырак итеп гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләде. Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәкләрендә яшәүче барлык балалар (1 сентябрьгә аларда 3 яшьтән 18 яшькә кадәр 494 бала яши) тулы дәүләт тәэминатында тора, бу аларны тулысынча социальләштерү мөмкинлегеннән мәхрүм итә һәм, кызганычка каршы, еш кына супермаркетларда урлашуларга китерә. Бу тискәре нәтиҗәләрне булдырмас, ятим балаларны мөстәкыйльлеккә, финанс грамоталылыгы нигезләренә өйрәтү һәм ата-аналары кесә чыгымнарына акча биргән балаларны һәм ятим балаларны хокукларында тигезләү өчен әлеге министрлык тарафыннан тиешле закон проекты эшләнгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас