+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
12 сентябрь 2023, 13:00

Кемнәр бушлай укый ала?

Башкортстан халкы хезмәт базарында кирәкле белгечлекләрне бушлай алала.

Кемнәр бушлай укый ала?Кемнәр бушлай укый ала?
Кемнәр бушлай укый ала?

«Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында курсларны М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогоия университеты үткәрә. Робот-техника, мәгълүмат базаларын эшләү, бизнес-планлаштыру һәм менеджмент, фитнес-инструктор, репетиторлык, педагогика һәм психология кебек юнәлешләр буенча бушлай укырга мөмкин. Барлыгы 20дән артык программа тәкъдим ителә, аларның җентекле тасвирламасын БДПУ сайтында табарга мөмкин. Анда курсларга ничек язылырга кирәклеге турында инструкция дә бар.

Түләүсез укуны түбәндәге категорияләр үтә ала:

1. Оешманы ябу яки штат кыскарту сәбәпле эштән азат ителү куркынычы астында булган 35 яшькә кадәр; диплом алганнан соң 4 ай дәвамында эш тапмаган; агымдагы елда колледжда яки югары уку йортында укуын тәмамлаган ("целевик"лардан тыш), алган һөнәре буенча тиешле эш тапмаган һәм мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән; хәрби хезмәттән кайтып. 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә эш тапмаган яшьләр.

2. 3 яшькә кадәр бала карау ялында булган хатын-кызлар.

3. 7 яшькә кадәр балалары булган эшләми торган хатын-кызлар.

4. Эштән азат итү куркынычы астында булган хезмәткәрләр.

5. 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк, пенсия алды яшендәге гражданнар.

6. Мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән эшсез гражданнар.

7. 2014 елның 11 маеннан башлап ДХР Кораллы Көчләре, ЛХР халык милициясе, ДХР һәм ЛХР хәрби формированиеләре һәм органнары составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләр.

8. СВОда катнашкан сугыш хәрәкәтләре ветераннары.

9. Һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары.

10. Украина гражданнары һәм Украина территориясендә даими яшәүче гражданлыгы булмаган, качак таныклыгы яки Русия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык алган кешеләр.

Программа тәмамлангач квалификация күтәрү турында таныклык яки яңа һөнәр алу турында диплом бирелә.

Фото: rossoshru.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас