

Күпбалалы ананың пенсиягә чыгу яше балалар санына бәйле.
Әгәр хатын-кыз өч бала тапкан һәм тәрбияләгән икән, ул - 57 яшендә, дүрт баласы булса, 56 яшендә вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы.
Әгәр биш һәм аннан да күбрәк бла үстергән икән пенсияне 50 яшьтә үк рәсмиләштерергә мөмкин.
Исәпкә алынырга тиешле мөһим моментлар бар:
Барлык санап үтелгән категорияләр өчен пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шарт - ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яки уллыкка алуны гамәлдән чыгару факты булмау.
Вакытыннан алда страховка пенсиясен билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән вакытта гаиләдәге барлык балалар 8 яшькә җитәргә тиеш.
Күпбалалы анага пенсиягә чыгу өчен ким дигәндә 15 ел страховка стажы булырга тиеш.
2023 елда вакытыннан алда пенсиягә чыкканда шәхси пенсия коэффициенты 25,8дән ким булмаска тиеш.
Социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияне Бердәм контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин: 8 (800) 1-00000-1.
Социаль фондның клиент хезмәтләре: https://vk.cc/cleqKt
#Аңлатабыз РФ #АңлатабызБашкортстан
фото:7ya.ru