+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
16 сентябрь 2023, 12:20

Алдарак эшкә чыгарга мөмкинме?

Өч яшькә кадәр бала карау ялыннан вакытыннан алда эшкә чыгарга мөмкинме?

Алдарак эшкә чыгарга мөмкинме?Алдарак эшкә чыгарга мөмкинме?
Алдарак эшкә чыгарга мөмкинме?
Әйе, моның өчен эш бирүчегә гариза язарга кирәк.

Тагын нәрсәләр белергә кирәк:

Шулай ук тулы булмаган эш көненә чыгарга мөмкин. Эш көне озынлыгы баланы карарга мөмкинлек бирә. Яшь ярымга кадәр балаларны караган ата-аналар яки тәрбиячеләр ай саен пособие ала. Шул ук вакытта алар тулы булмаган көнгә эшкә чыга ала. Бу очракта бала караучыга пособие түләнәчәк.

3 яшькә кадәр баланы карау вакытында эшләү өчен җитәкчелек белән сменаның озынлыгын һәм эш көннәре санын алдан килештерергә кирәк.

Яшь әниләр командировкадан, өстәмә һәм төнге эштән, шулай ук ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә эшләүдән баш тарта ала.

Бала карау каникулын эшкә чыгу өчен туктатырга, аннары яңадан ял итәргә мөмкин.

Бала карау буенча отпуск вакытында ата-ананың эш урыны саклана.

Әгәр сезнең хезмәт хокукларыгыз бозылса, Онлайнинспекция.рф порталында «Проблема турында хәбәр итү» сервисы аша мөрәҗәгать итегез.

#АңлатабызРФ #АңлатабызБашкортостан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас