Профессор Наталья Проданова октябрьдә кемнең пенсиясе күтәреләчәге турында сөйләде. Киләсе айдан ук кайбер категория гражданнарның тормыш сыйфаты яхшырачак. Тиешле карар июнь аенда имзаланган, ул кайбер түләүләрне 10,5 процентка кадәр индекслауны күздә тота.
Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 1 октябрьдән 5,5 процентка күтәреләчәк. Бу индекслау мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, муниципаль хакимият органнары һәм дәүләт хезмәткәрләренә кагылачак.
Хәрбиләрнең хезмәт хакы 10,5 процентка индексланачак. Бу күтәрелеш шулай ук контрактчыларга, полициягә һәм янгын сүндерүчеләргә, Росгвардия хезмәткәрләренә кагыла.
Белгеч билгеләп үткәнчә, түләүләр, оешманың милек формасына карамастан, күтәреләчәк.
- Стажы югарыда аталган һөнәрләргә караган гражданнарның пенсиясе дә шундый ук процентка индексланачаак,- дип аңлаткан профессор.
Фото: zianzori.ru