+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 сентябрь 2023, 07:16

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары арта

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең яңа төбәк чаралары барлыкка килде.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары артаМахсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары арта
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары арта
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы буенча гамәлдәге чаралар исемлеге 37гә кадәр арттырылды.

Яңа ярдәм чаралары исемлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1) Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне вакытында кертмәгән очракта пеняларны исәпләүдән азат итү;

2) Грантлар алуда эшчәнлекнең планлы күрсәткечләренә ирешмәгән өчен җаваплылыктан азат итү;

3) "Башкортстанның авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасында катнашучыларга торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләрне чираттан тыш бирү;

4) Балаларны яшәү урынына иң якын балалар бакчаларына күчерү өчен өстенлекле хокук бирү;

5) Физкультура-спорт оешмаларына беренче чиратта кабул итү хокукын бирү;

6) Мәдәният һәм күңел ачу өлкәсендәге оешмаларга ташламалы рәвештә бару хокукын бирү.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас