+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
20 сентябрь 2023, 06:49

Владимир Путин халыкка 50 мең сум бирергә кушты

Бу түләү бөтен кешегә дә биреләчәкме?

Русия Президенты Владимир Путин Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына "Ленинградны саклаган өчен" медале яки "Блокадалы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга 50 мең сум түләргә кушты. Дәүләт башлыгының тиешле указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Түләү бер тапкыр булачак, аны 2023 елның декабрендә яки 2024 елның гыйнварында башкару планлаштырыла. Акчаларны Русия Федерациясендә, Абхазиядә, Латвиядә, Литвада, Приднестровьеда, Эстониядә, Көньяк Осетиядә даими яшәүче медаль яки билге белән бүләкләнгән русиялеләр алачак.

Русия Хөкүмәтенә моның белән бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итү, шулай ук түләү тәртибен һәм шартларын билгеләү йөкләнгән.

Фото: zianzori.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас