Авария хәлендәге күпфатирлы йортлар реестры формалаштырылган инде, анда гомум мәйданы 230 мең квадрат метр булган 580 бина кертелгән. Яңа торак белән 15 меңгә якын кеше тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итте ЦУРда оператив киңәшмә вакытында Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Владислав Сидоркин.
Элегрәк, «Башинформ» агентлыгы язганча, хәзер республикада 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге йортларны күчерү программасының дүртенче этабы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта яңа фатирларны Яңавыл халкы гына көтә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы