Пенсионер статусын рәсмиләштерү автомат рәвештә башкарылмый. Югыйсә, русиялеләр арасында шундый ялгыш фикер таралган.
Граждан үзе пенсия статусын рәсмиләштерү белән шөгыльләнергә тиеш. Шул ук вакытта документларны төгәл билгеләнгән срокларда тапшырырга кирәк. Аерым алганда, пенсия яшенә җиткәнче бер ай элек Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итү һәм гариза бирү мотлак. Моны Социаль фонд сайты аша документларны почта аша җибәреп, шулай ук КФҮгә шәхсән барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы, телефон яки эш бирүче ярдәме белән эшләп була.
Документларны карау 10 көн вакыт ала, шуннан соң түләүләр башлана. Әгәр документлар соңга калып тапшырылса, пенсия тоткарланырга мөмкин.
Фото: mk.ru