+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
2 октябрь 2023, 17:06

Торак йортларга җылы кайчан биреләчәк?

Башкортстанда 8207 күпфатирлы йортның җылыту сезонына әзерлеген тикшерделәр.

Торак йортларга җылы кайчан биреләчәк?Торак йортларга җылы кайчан биреләчәк?
Торак йортларга җылы кайчан биреләчәк?
2023-24 елларның җылыту сезонына торак фондының ни дәрәҗәдә әзер булуы турында 2 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә фикер алыштылар.

Башкортстан Республикасы Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе Артур Дәүләтшин билгеләп үткәнчә, төбәк Башлыгы кушуы буенча 2023 елда тикшерүләр комплекслы үткәрелгән. Җылылык белән тәэмин итүче, җылылык челтәре оешмаларының һәм җылылык энергиясен кулланучыларның җылыту чорына әзерлеген тикшерүче комиссияләр составына республиканың торак-коммуналь хуҗалык күзәтчелеге дәүләт комитетының профильле инспекторлары керде. 7,5 мең күпфатирлы йортта кышкы эксплуатациягә әзерлек белән бәйле 29 меңгә якын хокук бозу теркәлгән. Идарәче компанияләр ике меңнән артык кисәтү алган. Бүгенгә аларның 94 проценты юк ителгән.

- Кышка әзерләнү - безнең төп активлыкның берсе. Җылыту сезонын үткәрергә әзер булу өчен вакыт җитәрлек иде. Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетыннан гражданнарның шикаятьләренә һәм штаттан тыш хәлләр очрагында оператив җавап бирүне тәэмин итүне сорыйм. Муниципаль берәмлекләр хакимиятләренә торак фондының һәм социаль объектларның әзерлеген аерым контрольгә алырга кирәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас