+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 октябрь 2023, 15:56

Больничный түләүләре арта

Күпмегә?

Русиядә 2025 елга больничный буенча түләүләрне ике тапкыр арттырачаклар. Бу хакта "Известия" басмасына Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында сөйләгәннәр. Сүз бер көнгә компенсацияне 2,7 мең сумнан 5,7 мең сумга кадәр арттыру турында бара.

Шул ук вакытта йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиенең максималь суммасы да артачак. Шулай ук яшь ярымга кадәр бала карау буенча ай саен бирелә торган пособиенең максималь күләмен арттыру да карала.

Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге түләүләр хезмәткәрнең алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакына турыдан-туры бәйле булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: