+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 октябрь 2023, 14:54

Декабрьдә 50 мең сумлык түләү гамәлгә керә

Ул кемнәргә бирелә?

Түләүләр ике ай эчендә башкарылачак: 2023 елның декабрендә һәм 2024 елның гыйнварында. Русия Президенты Владимир Путинның 2023 елның 19 сентябрендәге 703 санлы указына ярашлы, түләүләр ике категория гражданнарга: "Ленинградны саклаган өчен" медале белән бүләкләнгәннәргә һәм "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе ияләренә биреләчәк.

Указда, шулай ук, Латвия, Литва, Эстония республикалары территориясендә, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядә даими яшәүче Русия Федерациясе гражданнарына түләүләр башкарылачак, дип каралган. Русия гражданнарының хәзерге вакытта кайсы төбәктә яшәве мөһим түгел.

Чыгымнарны финанслау Русия Хөкүмәте тарафыннан башкарылачак. Министрлар кабинеты бу түләүләрне гамәлгә ашыру тәртибен һәм шартларын билгеләргә тиеш.

Русия Социаль яклау фонды рәисе Сергей Чирков, ведомство акчаларның кемгә түләнәчәген белә, дип ышандырды. Аның сүзләренә караганда, бу түләүләр Русиядә һәм аннан читтә 60 яшәүче меңгә якын кешегә биреләчәк.

Фото: РИА Новости сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: