+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 октябрь 2023, 12:28

Тиздән МРОТ артачак

Димәк, гамәлдә булган түләүләр дә артачак. Күпмегә?

Русия парламентында минималь хезмәт хакын арттыруны күздә тоткан закон проекты беренче укылышта каралачак.

Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты МРОТны 18,5 процентка – 19 242 сумга кадәр арттыру башлангычын күтәрде. Быел ул 16 242 сум тәшкил итә.

Закон проекты авторлары аны кабул итү якынча 4,8 миллион хезмәткәрнең хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип саный.

Русия Хөкүмәтендә билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгының Федераль җыелышка Юлламасында киләсе елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын өстәмә рәвештә 10 процентка арттыру йөкләтелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

МРОТны арттыру хезмәт хакы күләменә генә түгел, ә социаль түләүләргә, шулай ук эшсезлек, эшкә яраксызлык, йөклелек һәм башка пособиеләргә дә тәэсир итә. Русия законнары нигезендә эш бирүче айлык хезмәт хакын бер МРОТтан түбән билгели алмый.

Фото: i-gazeta.com сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: