+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
27 октябрь 2023, 09:49

"Ана капиталы" барлык әниләргә дә бирелмәскә мөмкин...

Дәүләт думасында бу өлкәдә үзгәрешләр кертергә уйлаганнар. Нәрсә үзгәрергә мөмкин?

"Ана капиталы" барлык әниләргә дә бирелмәскә мөмкин..."Ана капиталы" барлык әниләргә дә бирелмәскә мөмкин...
"Ана капиталы" барлык әниләргә дә бирелмәскә мөмкин...

Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб фикеренчә, ана капиталын түләүгә әнинең яше буенча чикләүләрне кертергә ярамый. Ул "360" телеканалы белән сөйләшкәндә бу ярдәм чарасын 25-30 яшьлек хатын-кызларга гына бирү идеясен тәнкыйтьләде.

Бессараб башлангычны дискриминация дип атады, билгеләнгән яшьтәге күп кенә хатын-кызларның укуларын һәм карьера ясауларын дәвам итүләрен, ә 25 яшьтән соң кияүгә чыгуларын билгеләп үтте. Баланың тууына башка шартлар да тәэсир итә, алар һәр очракта да индивидуаль, дип ассызыклады ул.

Яшь вакытта бала тапкан әниләргә түләүне гаилә коруга мотивацияләү өчен арттырырга мөмкин, әмма бала табучы хатын-кызларның яше белән ана капиталын бәйләп булмый, дип өстәде Бессараб. Ул искә төшергәнчә, бу ярдәм чарасы гаиләгә торак сатып алуда ярдәм итү өчен эшләтеп җибәрелгән һәм еш кына нәкъ менә шушы максатлар өчен кулланыла.

Исегезгә төшерәбез, кичә, Дәүләт думасында беренче балага ана капиталы түләүне әни яше белән чикләргә чакырдылар. Парламентарийлар фикеренчә, бу туучылар санын киметү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Ример Насретдинов фотосы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас