+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
4 ноябрь 2023, 02:30

Хезмәт базарында киеренкелек кими

Агымдагы елның 25 октябренә Башкортстанда 12,2 мең эшсез теркәлгән.

Хезмәт базарында киеренкелек кимиХезмәт базарында киеренкелек кими
Хезмәт базарында киеренкелек кими

Чагыштыру өчен: ел башында мәшгульлек үзәкләрендә республиканың 15,9 мең кешесе исәптә торган (10 ай эчендә 3,7 мең кешегә, яки 23,3%ка кимегән). Вакансияләр саны ел башыннан 42,5 меңнән октябрь ахырына 49,9 меңгә кадәр арткан (17,4%ка).

Шуңа күрә хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты (эшсезләр санының вакансияләр санына нисбәте) ел башыннан 0,4 проценттан 0,3 процентка кадәр кимегән. Хәзерге вакытта бер эшсезгә 4 вакансия туры килә.

- Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча эшсезлек дәрәҗәсе (ул статистика органнары тарафыннан айлык сайлап тикшерү мәгълүматлары буенча билгеләнә) безнең республикада мәшгульлек хезмәте оешканнан бирле иң түбән дәрәҗәдә кала. Бүген яңа мәгълүматлар килде – июль-сентябрь айларында (3нче квартал) бу күрсәткеч хәзер 2,2% тәшкил итә. Элегрәк өч ай рәттән Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе 2,3 процент дәрәҗәсендә торды (Русиядә бу күрсәткеч 3 процентка тиң), — дип билгеләп үтте гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Шул ук вакытта эшсез гражданнарның мәшгульлек үзәкләре белгечләре тарафыннан эшкә урнаштырылган өлеше артты.

Мәсәлән, агымдагы елның ун аенда эшкә урнашу дәрәҗәсе 67,3% тәшкил итте, узган елның шул ук чорында - 60,7%. Бу ел башыннан бирле Башкортстанның мәшгульлек үзәкләрендә 9,8 мең эш бирүчедән 389,8 мең вакансия урнаштырылган. Чагыштыру өчен: үткән елның шул ук чорында төбәкнең 10,8 мең эш бирүчесеннән 340,5 мең вакансия килгән.

Фото: правительство РБ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас