-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 ноябрь 2023, 13:06

Декабрьдә пенсионерларга өстәмә түләүләр каралганмы?

Экспертлар сүзләренә караганда, кайбер категория пенсионерларга өстәмә түләүләр булачак.

Декабрьдә пенсионерларга өстәмә түләүләр каралганмы?
Декабрьдә пенсионерларга өстәмә түләүләр каралганмы?

Агымдагы елның декабрендә Русиядә пенсионерларның кайбер категорияләре Яңа ел алдыннан акчалата бонус алачак. Бу хакта пенсия түләүләре буенча эксперт Сергей Власов сөйләде.

Эксперт билгеләп үткәнчә, пенсиягә өстәмәне, аерым алганда, күптән түгел төп эшеннән киткән эшләүче пенсионерлар алырга мөмкин. Әмма өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләре эштән азат ителгәннән соң өченче айга артачак. Шул ук вакытта элек төшереп калдырылган барлык индексацияләр дә исәпләнәчәк, дип яза "Primpress" порталы.

"Әгәр пенсионер сентябрьдә эштән киткән икән, октябрьдә аның эштән китүе турындагы мәгълүмат Социаль фондка керәчәк, ә ноябрьдә белгечләр барлык индексацияләрне түләү турында карар кабул итәчәк", — диде Сергей Власов.

Моннан тыш, декабрьдә 80 яшь тулган пенсионерлар да пенсиягә өстәмә алачак. Хәзер аларга иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләменең 100 процентлы өстәмә түләвен бирәчәкләр. Хәзер аның күләме 7567,33 сум тәшкил итә.

Ример Насретдинов фотосы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: