+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 ноябрь 2023, 19:48

Түләүләрнең күләме артырга мөмкин

Кайчан һәм күпмегә?

Түләүләрнең күләме артырга мөмкин
Түләүләрнең күләме артырга мөмкин
Дәүләт думасы утырышында Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина инвалид балаларны һәм эшкә сәләтсез өлкәннәрне карау буенча дәүләт түләүләрен 10 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Депутат федераль бюджетка тиешле төзәтмәләр кертү кирәклеге турында белдерде.

Исегезгә төшерәбез, хәзер инвалид балаларны һәм эшкә сәләтсез өлкәннәрне карау буенча пособие 1200 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта түләү хезмәт хакы компенсациясе булып санала, ягъни аны эшләмәгән граждан гына алырга мөмкин. Элегрәк Дәүләт Думасы утырышларында түләүне бөтенләй гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителгән иде.

- Бу түләү карау-тәрбияләү өчен түләү буларак кертелде, әмма хәзер андый түләү түгел инде, – дип саный Татьяна Голикова. - Шул ук вакытта бу түләүләргә чыгымнар ил масштабында 42 млрд сумга җитә.

Моннан тыш, намуссыз гражданнарның хезмәт стажы алу өчен 1200 сум түләүне фиктив рәвештә рәсмиләштерүләре билгеләп үтелде. Мондый схеманы, мәсәлән, мигрантлар кабул итүче илдә эшчәнлекне легальләштерү өчен куллана. Шул ук вакытта алар хезмәт килешүе рәсмиләштерелмичә эшләвен дәвам итә.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: