+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
22 ноябрь 2023, 14:05

Түләүләр алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Түләүләр алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?Түләүләр алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Түләүләр алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Агымдагы елның ноябрендә 2024 елда бердәм пособие алудан баш тарту мөмкинлеген булдырмау өчен берничә шартны үтәү таләп ителә.

Бу хакта «Балаларга пособие-түләүләр» телеграм-каналы хәбәр итә. Экспертларның берсе үзмәшгуль буларак теркәлергә киңәш итә. Хәзерге кагыйдәләр буенча, бер тапкыр бирелә торган пособие алуга дәгъва кылу өчен гаиләнең барлык өлкән әгъзаларының да бер ай эчендә булса да тотрыклы һәм рәсми рәвештә расланган керемнәре булырга тиеш.

Бу хезмәт хакы гына түгел, ә пенсия, стипендия, шәхси эшкуалык яки үзмәшгульлек табышын да үз эченә ала. 2022 елның декабреннән 2023 елның ноябренә кадәр чорда керемнәр исәпкә алыначак. Димәк, киләсе елның гыйнварыннан бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен гариза тапшырырга мөмкин булачак.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас